Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү кысаларында Буа һәм Апас районнары территориясендә урнашкан кибетләрдә берничә хокук бозу очрагын ачыклады.
Әйтик, 04.02.20021 елда Буа шәһәрендәге ике кибеттә яраклылык вакыты чыккан сыра сатылган. Барлыгы 18,95 литр «яраклылык вакыты чыккан» сыра тартып алынды.
05.02.20021 елда Апас шәһәр тибындагы бистә кибетендә сыра тиешле документларсыз сатылган. Әлеге продукция турында мәгълүмат БДАМС системасына кертелмәгән. Законсыз әйләнештән 14,8 л күләмендә легаль булмаган продукция тартып алынды.
Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, административ эшләр кузгату өчен «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр нигез булып торды. Мөрәҗәгать итүче авторларга акчалата бүләк биреләчәк.