Zoom платформасында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы буенча Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы Zoom платформасында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән территориаль орган кураторы Юрий Митюшкин, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, территориаль орган начальнигы Миләүшә Михеева, Роспотребнадзор бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина, Алкоторг вәкилләре, шулай ук кайбер федераль челтәрләр вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышында контрольлек итү һәм хокук тәртибен тәэмин итү, кулланучылар базарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарны үтәү, контрафактлы алкогольле продукцияне ачыклау максатыннан үткәрелә торган чаралар турында сораулар каралды. Шулай ук «Халык контроле» мәгълүмат системасы эше, халык арасында көмешкә кудыру продукциясен сату фактлары буенча җәза чаралары турында, алкоголь продукциясен сату дәрәҗәсен арттыру буенча эшне активлаштыру турында мәгълүмат тикшерелде.

Вәкаләтле киңлекне үтәмәү, шулай ук республика җитештергән эконом-класслы аракының кайбер позицияләре белән тәэмин ителеш мәсьәләсе аерым каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International