Алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 41 литр тәшкил итте

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре белән берлектә, Урыссу - Октябрьск автомобиль юлының өченче километрында, ГАЗ-2705 маркалы автомобильдә, этикеткасыз 10 данә 5 л сыешлы полимер савытларда, үтә күренмәле спиртлы сыекча ташу факты ачыкланды. Алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 41 литр тәшкил итте.

Махсус рөхсәттән (лицензиядән) башка, маркировкаланмаган продукция белән эшкуарлык эшчәнлеген башкару факты буенча, территориаль орган тарафыннан административ хокук бозу буенча эш кузгату турында карар чыгарылды. Алынган үрнәкләр экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International