Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Ведомствоара эшче төркем утырышы узды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт ярдәмче подпрограммасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, Ведомствоара эшче төркем рәисе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.

Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсе буенча РФ субъектлары рейтингы, 2021 елның маенда Казан шәһәрендә Кулланучылар хокукларын яклау милли системасының төбәк форумын үткәрү турында Россия кулланучылар берләшмәсенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Юлия Нигъмәтуллина сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова 2021 елда Программа чараларын тормышка ашыру буенча аерым оештыру мәсьәләләре турында доклад белән чыгыш ясады.

Аннары планетаның пластик калдыклар белән пычрануының глобаль проблемасын хәл итү турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ирина Әхмәтшина чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара кулланучылар оешмасы ел саен 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне шигарен 2021 елда «пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» дип игълан итте.

Пластик пычрануга каршы көрәш - ул координацияләнгән халыкара карарлар таләп итә торган глобаль проблема.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International