Закон белән тыелган вакытта алкогольле продукцияне ваклап сату факты билгеләнде

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең 42 комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында закон тарафыннан тыелган вакытта алкогольле продукцияне ваклап сату факты ачыклады. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International