Кукмара шәһәренең күп функцияле үзәгендә гражданнарны кабул иттеләр

2021 елның 12 феврале, җомга

Халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату максатыннан, Кукмара шәһәренең күп функцияле үзәгендә консультация өстәле үткәрде.

Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре буенча аңлатмалар бирелде.

Моннан тыш, кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталарының номерлары урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International