Алабуга районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елның 10 февралендә Алабуга муниципаль районында Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Комиссия эшендә Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы вәкилләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге, Роспотребнадзорның территориаль идарәсе, үзәк район хастаханәсенең наркология бүлеге, «Белый Кремль» ААҖ сыра кайнату заводы хезмәткәрләре катнашты.

Комиссия 2020 елда Алабуга муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча алып барылган эшләргә йомгак ясады һәм 2021 елга максатлар һәм бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International