Даими сатып алучыларга, бернигә карамастан, барысын да саталар

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә спиртлы эчемлекләрне сату чикләнгән сәгатьләрдә аракы һәм сыра сату фактын билгеләде. Сатучы аңлатканча, ул алкоголь продукциясен сатып алучыга «даими клиент» булганы өчен саткан. Өстәвенә, чек бирергә оныткан. РФ № 171-ФЗ Федераль законы белән 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела. Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары алкогольле продукцияне (шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен) ваклап сату шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр (Татарстанда 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр) кертергә, шул исәптән ваклап сатуга тулы тыю билгеләргә хокуклы.

«Росалкогольрегулирование» хакимият органының сайтында «шәхси кабинетта» алынган мәгълүмат нигезендә, аракыны сату алкоголь җитештерүне һәм аның әйләнешен контрольдә тоту буенча дәүләт системасын (БДАМС) кулланмыйча башкарылган. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең законлы вәкиле һәм вазыйфаи заты РФ КоАП 14.6 ст.3 ө.һәм 14.19 ст.буенча беркетмәләр төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International