11 февраль көнне Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов рәислегендә район эшмәкәрләре белән «түгәрәк өстәл» үткәрелде.
Чара барышында Рөстәм Алмазович «Районның кулланучылар базарындагы вәзгыять, үзара бәйләнеш һәм куелган бурычларны хәл итү юллары» темасына чыгыш ясады «Татспиртпром» АҖ филиалы вәкилләре үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясады, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Алинә Виноградова 2021 елның 1 гыйнварыннан кергән законнардагы яңалыклар белән таныштырды, аерым алганда кулланучылар базары өлкәсендә-мәҗбүри рәвештә маркировкаланырга тиешле яңа товарлар турында. Тиешле идентификация чараларыннан башка маркировкаланырга тиешле товарларны җитештергән, саткан, саклаган, ташу, сатып алган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Товарларны ваклап сату-алу кагыйдәләрендә сатучыда фикерләр һәм тәкъдимнәр китабының мәҗбүри булуы турында искәртү булды. РФ Хөкүмәтенең «җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 21 сентябрендәге 1515 номерлы яңа карары расланды.
Законнарда алкогольле продукция әйләнеше базарында катнашучылар өчен глобаль үзгәрешләр юк, әмма БДАМС системасының эшләве турындагы күп кенә мәсьәләләр аңлатылды.
Чара нәтиҗәле узды, «түгәрәк өстәл» барышында катнашучылар фикер алышына торган темаларга үз карашларын белдерү һәм нәтиҗәдә гомуми фикер формалаштыру мөмкинлегенә ия булдылар.