Базарның кайбер намуссыз катнашучылары алкогольле продукцияне сату вакытын закон белән билгеләнгән чикләүне бозуларын дәвам итәләр. Әйтик, Әлмәт шәһәрендәге «Хмельница» кибете сатучысы, сәгатькәкарамыйча сыра һәм сыра эчемлекләрен сата - 22 сәгать 20 минутта «Амстердам» ике банка сыра сату факты ачыкланды. Шулай итеп, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре бозылган. «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы, шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы бозылган.
Шәхси эшмәкәргә карата РФ КоАп 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.