2021 елның 13 февралендә Бөтен ил буенча массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Чистайда да оештырылды. «Россия чаңгы юллары-2021» кысаларында узган «Татарстан чаңгы юлы-2021» ярышларында төрле яшьтәге спортчылар катнашты. Ярышлар чаңгы трассасында узды, яңа модульле чаңгы базасы территориясендә спортчылар старт алды һәм финишка килде. Дистанциягә мәктәп укучылары, студентлар, предприятие, оешма хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр чыкты.
Спорт бәйрәменә килгән күпләр өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә бу массакүләм чарада катнашу иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре йөгерештә катнашып, призлы урыннар алмадылар, әмма сәламәтлек өчен файдалы итеп көн үткәрделәр.