2021 елның 13 февралендә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы – 2021» массакүләм чаңгы узышы булды. Чараны шәһәр ипподромы мәйданында оештырдылар. Ярышларны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башланып китте.
Анда Әлмәт районы һәм Татарстанның иң көчле спортчылары, шулай ук предприятие, оешма һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, мәктәп укучылары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә үз карамагындагы Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарында яраткан спорт төренә үз гаиләләре әгъзаларын җәлеп итеп, чаңгы ярышында катнаштылар.