Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар барышында «фанфуриклар»ны яшерен сату пункты ачыкланды. Әлеге спиртлы сыеклыкны шәһәр базары территориясендә оекбашлар эшләнмәләре бүлегендә сатканнар. Күрәсең, шәхси эшмәкәр тыелган продукцияне сатып, төп хезмәт хакына үзенчәлекле өстәмә акча эшләргә булгандыр.
Сатучы хезмәткәрләргә үз теләге белән өч флакон спиртлы продукцияне тапшырды. Шәхси эшмәкәргә карата тикшерү үткәрелә, хокук бозучы административ хокук бозу турында РФ КоАПның 14.16 ст.1 өлеше буенча беркетмә төзү өчен территориаль органга чакыртылды.