Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының V утырышы булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары А. Максимов, Дәүләт Думасы депутаты А. Когогин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина катнашты.
«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» доклад белән Наил Мәһдиев чыгыш ясады.
Утырышта башка катнашучылар да докладлар белән чыгыш ясадылар, алар узган ел нәтиҗәләре, шулай ук 2021 елга планнар турында сөйләделәр, шәһәрне төзекләндерү, Замелекесье яңа торак районын төзү, трамвай инфраструктурасын үстерү планнары, мәктәпкәчә учреждениеләр төзү, шулай ук шәһәрнең тормыш өчен мөһим булган башка күп кенә мәсьәләләр турында сүз барды.
Киңәшмә ахырында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчеләренә, шәһәрнең контрольлек итүче органнары җитәкчеләренә Яр Чаллы шәһәре һәм республика файдасына уртак эш алып барулары, шәһәр өчен мөһим булган барлык проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.