Продукция җитештерүче һәрвакытта да үз клиентлары белән очрашу мөмкинлегенә ия түгел. Күргәзмәләр турыдан-туры ваклап сатучы кулланучылар белән элемтә урнаштыру мөмкинлеге бирә. Җитештерүче аларга үз ассортименты турында мәгълүмат җиткерә, ихтыяҗның тенденцияләрен ачыкларга, кире элемтә алырга мөмкинлек бирә. Күргәзмәгә килүчеләр өчен исә бу иң яхшы җитештерүчеләр белән танышу, аларның продукцияләренең сыйфатын бәяләү һәм кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алу өчен менә дигән мөмкинлек.
2021 елның 16 февралендә Арча муниципаль районы мәдәният йортында җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмә-презентациясе узды. Күргәзмәнең максаты - район территориясендә җитештерелә торган продукцияне куллану базарына чыгару өчен шартлар тудыру, даими заказчы белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру һәм товар җитештерүчеләр белән кулланучы арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру.
Күргәзмәдә катнашучыларга һәм килүчеләргә оештыручылар җирле товар җитештерүчеләрнең соңгы эшләнмәләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек тәкъдим иттеләр.
Әлеге чара барышында халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималның натуральлеге, сыйфаты, аңлатылды һәм тиешле буклетлар таратылды.