Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсе әгъзалары белән очрашты.
Александр Панов балаларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату һәм контрафакт хәмер куллану куркынычы турында сөйләде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләде. 2020 елда продукциянең лаборатор тикшерүләре нәтиҗәләре белән таныштырды.
Чарада катнашучылар Республиканың сәүдә челтәрләрендә сатып алынган 735 төрле азык-төлек товарларының чагыштырма куллану сынаулары барышында 128 төрендә (ягъни 17,4%да) закон таләпләрен бозу очрагына гаҗәпләнделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча стандарт таләпләренә туры килми торган кайбер сөт товарларын алар да сатып алганнар икән, тик органолептик ысул белән (тәме, исе, төсе) аларның начар сыйфатларын ачыкламаганнар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәсе начальнигы Александр Панов коррупциягә каршы көрәш турындагы мәсьәләгә дә кагылмый калмады. Ул яшьләр оешмасы әгъзаларына коррупцион күренешләр формалары, коррупцияне кисәтү чаралары, шулай ук оешманың коррупциягә каршы сәясәте һәм үз-үзеңне тоту стандартлары турында мәгълүмат бирде. Чөнки коррупциягә каршы көрәш коррупциячел хокук бозуларны кылган өчен эзәрлекләүгә юнәлтелгән хокукый чараларны куллану гына түгел, ә гражданнарның хокукый аңын күтәрүгә, коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту стандартларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Коррупциягә каршы тору өлкәсендә алынган белемнәр яшьләрнең коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышын формалаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәсе генә кала.
Чара ахырында яшьләргә танышу өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле буклетлар һәм төрле тормыш хәлләрендә, шул исәптән азык-төлек товарлары сатып алганда, аларга ярдәм итәрлек лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре тапшырылды.