Баулы шәһәрендә МВК утырышы узды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

17 февральдә Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында 2020 елгы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Районда алкоголь базарының торышы турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева сөйләде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Дамир Гатиятуллин легаль булмаган әйләнешне ачыклау һәм булдырмау буенча алып барылган эш турында сөйләде. Шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» ҖЧҖ вәкилләре дә чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Гузаиров чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International