2021 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында читтән тору режимында киңәшмә узды, анда территориаль органның 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова, алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлеге начальнигы Ирина Камахина, контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина, халык куллану товарлары сыйфатын тикшерү бүлеге начальнигы Светлана Груздева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, территориаль орган хезмәткәрләре катнашты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче муниципаль районнары башкарма комитетлары һәм бүлекләре вәкилләре, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль»ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров уңай моментларны да, проблемаларны да билгеләп үтте.
Киңәшмәдә территориаль орган эшчәнлегенең түбәндәге юнәлешләре турында сүз барды:
- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү;
- кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм булдырмау;
- кулланучылар хокукларын яклау;
- республика җитештерүчеләре товарларын алга этәрү;
- декларацияләү.
Территориаль орган эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү рейтингы анализланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре начальниклары территориаль органның барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эшенә бәя бирделәр һәм аерым күрсәткечләрне яхшырту, эшне оештыру буенча тәкъдимнәр әйттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшенә бәя бирде һәм 2021 елга бурычлар билгеләде.