Чирмешән районында Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Җамалетдинов рәислегендә атналык планерка узды. Муниципалитетның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов 2025 елга йомгак ясады:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2025 елдагы эшләренә йомгак ясадылар. Утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов җитәкчелегендә узды.
Баулы районы Башкарма комитетында муниципалитет башлыгының эшмәкәрләр белән традицион очрашуы узды. Чарада салым органнары, эчке эшләр министрлыгы, социаль фонд, мәшгульлек хезмәте һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашты. 2026 ел башыннан үз көченә керә торган законнардагы үзгәрешләргә аерым игътибар бирелде.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында район территориясендә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатучы эшмәкәрлек субъектларын чакырып киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов катнашты, ул үзенең нотыгында Чирмешән районының алкоголь базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Читтән кертелә торган алкоголь продукциясен 11 айда сатуга Анализ ясау 40 мең литрдан артык сатылганлыгын күрсәтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов «Татар-информ» электрон басмасы журналистына ведомствоның узып баручы елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган интервью бирде. Әңгәмә барышында ул инспекциянең казанышлары турында җентекләп сөйләде, шулай ук якын киләчәккә ведомство алдында торган төп бурычларны билгеләде.
2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында онлайн режимында киңәшмә узды, анда территориаль органның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.
2022 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
Бүген этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе 2021 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында 2020 елгы эш йомгаклары буенча хисап киңәшмәсе уздырылды. Читтән тору (видеоэлемтә) режимында узган киңәшмәдә территориаль орган кураторы Татьяна Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова катнашты.
2021 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында читтән тору режимында киңәшмә узды, анда территориаль органның 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.