Баулыда эшмәкәрләр белән очрашу булды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Баулы районы Башкарма комитетында муниципалитет башлыгының эшмәкәрләр белән традицион очрашуы узды. Чарада салым органнары, эчке эшләр министрлыгы, социаль фонд, мәшгульлек хезмәте һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашты. 2026 ел башыннан үз көченә керә торган законнардагы үзгәрешләргә аерым игътибар бирелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Кадрия Галиева катнашучыларга алкоголь тармагындагы яңа кагыйдәләр һәм контроль-инспекция эше турында сөйләде, киң таралган хокук бозуларны һәм аларны булдырмау ысулларын билгеләде. Очрашуда катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм тиешле консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International