Чирмешәндә алкоголь продукциясен сату сорауларына йомгаклар ясалды

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында район территориясендә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатучы эшмәкәрлек субъектларын чакырып киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов катнашты, ул үзенең нотыгында Чирмешән районының алкоголь базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Читтән кертелә торган алкоголь продукциясен 11 айда сатуга Анализ ясау 40 мең литрдан артык сатылганлыгын күрсәтте. Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясен ваклап сату 11 айда 123414 литр тәшкил иткән.

Вадим Николаевич билгеләп үткәнчә, район территориясендә агулану очраклары ачыкланмаган, әмма уяу булырга һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә гамәлдәге законнарның барлык таләпләрен үтәргә кирәк.

- Бизнесны цивилизацияле алып барырга кирәк! Суррогат продукцияне сатуга юл куярга ярамый һәм һәр эшмәкәргә кеше тормышыннан да кыйммәтлерәк бернәрсә дә юклыгын истә тотарга кирәк, - диде ул үз чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International