Яшел Үзән территориаль органында хисап киңәшмәсе үткәрелде

2021 елның 20 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында 2020 елгы эш йомгаклары буенча хисап киңәшмәсе уздырылды. Читтән тору (видеоэлемтә) режимында узган киңәшмәдә территориаль орган кураторы Татьяна Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова катнашты.

Киңәшмә кысаларында территориаль органга буйсынган районнарда 2020 ел йомгаклары буенча алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарның торышын бәяләү күрсәткечләре каралды һәм анализланды, алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эш турында докладлар тыңланды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Татьяна Хәбибуллина һәм Розалия Арсланова тәкъдимнәрен исәпкә алып, территориаль орган алдына 2021 елга бурычлар куелды, шулай ук аларны үтәү өчен кирәкле чаралар исемлеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International