Чирмешән районында Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Җамалетдинов рәислегендә атналык планерка узды. Муниципалитетның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов 2025 елга йомгак ясады:
- алкогольне ваклап сату — 18,2 мең литр;
- Татарстан аракысы — 11,4 мең литр (2024 елга карата 99%);
- сыра — 23,2 мең литр (җан башына 13,2 литр, кимү күзәтелгән).
Шулай ук Шипилов җәмәгать туклануында алкоголь сату өчен сезонлы залларга 1 марттан гамәлдә булган яңа таләпләр турында сөйләде. Ахырда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.