2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында онлайн режимында киңәшмә узды, анда территориаль органның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова, алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлеге башлыгы Ирина Камахина, контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, территориаль орган хезмәткәрләре, ведомствога караган алты районның башкарма комитетлары вәкилләре, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» ПЗ вәкилләре катнашты.
Эшчәнлек нәтиҗәләре турында Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров сөйләде, уңай моментларны да, проблемаларны да билгеләп үтте.
Киңәшмәдә территориаль орган эшчәнлегенең түбәндәге юнәлешләре турында сүз барды:
- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек;
- кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм булдырмау;
- кулланучылар хокукларын яклау;
- республика җитештерүчеләре товарларын алга этәрү;
- декларацияләү.
Территориаль орган эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү рейтингы кабат анализланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре начальниклары территориаль органның барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эшенә бәя бирделәр һәм аерым күрсәткечләрне яхшырту, эшне оештыру буенча тәкъдимнәр әйттеләр.
Киңәшмәгә йомгак ясап, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшенә бәя бирде һәм 2022 елга бурычлар куйды.