2022 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
Ел дәвамында хезмәткәрләр тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт контроле башкарылды, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш алып барылды, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрелде. Эшчәнлек барышында белгечләр дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халык белән хезмәттәшлек иттеләр.
2021 ел йомгаклары буенча территориаль орган «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» конкурсында 1 урынны алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре начальниклары Zoom платформасында киңәшмәдә катнашты. Алар территориаль органның төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча эшен бәяләделәр һәм алга таба эшләү буенча киңәшләр бирделәр.
Чара ахырында территориаль орган башлыгы ел йомгаклары буенча алдынгы хезмәткәрләргә Чистай муниципаль районы башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды.