Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) чарасы кысаларында, 2021 елның 19 февралендә стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция сату фактын ачыклады.
«Белорусс продуктлары» элмә тактасы куелган стационар булмаган сәүдә павильонында шәхси эшмәкәр Беларусь Республикасында җитештерелгән сыра сатуны да оештырган. Сәүдә павильонын карау барышында продукциянең документларсыз, БДАМС системасында мәгълүматларны теркәмичә генә сатылуы ачыкланды. Сатыла торган продукциягә бәяләр таләпләрне бозып рәсмиләштерелгән, ул бәяне күрсәтеп наклейкалар рәвешендә тәкъдим ителгән. Законсыз әйләнештән 27,5 литр продукция тартып алынды. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылачак.