Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Торак-коммуналь хуҗалыгы турында» семинар булды. Семинарны «ТР ТКХ сферасында иҗтимагый контроль региональ үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов үткәрде.
Мондый семинарларны үткәрүнең максаты - кулланучыларга ТКХ өлкәсендә оешмаларның эш стратегиясен төгәл аңлау һәм эксперттан гамәли тәкъдимнәр алу.
Семинарда ТКХ өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау, күп фатирлы йортның гомуми милкен карап тоту, КФЙ белән идарә итү ысуллары, КФЙ милекчеләренең гомуми җыелышы һ.б. мәсьәләләр кузгатылды.
Мондый лекцияләрдә катнашу хезмәткәрләрнең белемен арттыра, алар киләчәктә алган белемнәрен практикада кулланачаклар.