Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 15 мартында түбәндәге чара узачак:
Чараның исеме: «Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре».
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2021 елның 15 мартында 09 сәгатьтә.00мин.
Чараны үткәрү урыны: Кама Тамагы районы администрациясе (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы штп., Калинин ур., 31, актлар залы).
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үткәргәндә мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен һәм җитәкчелекне (2020 елда районның алкоголь базарында ачыкланган хокук бозулар саны, Кама Тамагы районының алкоголь базарында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кертелә торган типик хаталар турында) тыңлау. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Сөнгатуллин Рифат Хәлим улы.
Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Чарада катнашу өчен теркәлү һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 2021 елның 10 мартына кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Albina.Hafizova@tatar.ru
Мәгълүматны ачыклау өчен 8 (843) 772-15-60 телефонына шалтыратыгыз.