Чирмешән районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында, район башлыгы Ф.М. Дәүләтшин рәислегендә, Башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, район Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы, район авыл җирлекләре башлыклары һәм алкогольле продукцияне сатучы эшмәкәрләр катнашында, Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов үз чыгышында 2020 елда Чирмешән муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция сату, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча эшчәнлеккә йомгак ясады, уңай моментларны да, проблемаларны да билгеләп үтте. Татарстан Республикасының алкоголь базарында законнардагы төп үзгәрешләр яңгыратылды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча район алдына 2021 елга бурычлар куелды, шулай ук аларны үтәү өчен кирәкле чаралар исемлеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International