Әлмәттә ЮВТ-24 телеканалы эшли башлады - асылда «Әлмәт ТВ» җирле телеканалы, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә һәм Зәйне үз эченә алган региональ телевидение. ЮВТ-24 җитәкчесе Людмила Воронина сүзләренә караганда, каналның потенциаль аудиториясе 470 мең кеше тәшкил итә.
Телеканалның «Шәһәр мохите» тапшыруының яңа чыгарылышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева катнашты. Тапшыру кысаларында тамашачылар нинди алкоголь продукциясенең ешрак ялган булуы, республикада сыраны маркировкалау буенча эксперимент узуы һәм башкалар турында белделәр.