2021 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегеннән материаллар алып, Яшел Үзән эшмәкәренә карата товар-озату документларыннан башка гына маркировкаланмаган алкогольле продукцияне законсыз сату факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең икътисади иминлек һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тикшерү максатыннан оештырылган сатып алу оператив – эзләү чарасы барышында Яшел Үзән шәһәрендә яшәүченең 0,7 л күләмендәге 32 металл (тимер) банкаларда «Нефть», «Охота» премиум аракысы сату фактын документлаштырды.
Продукциянең бер өлеше ачык ялган билгеләре булган махсус маркалар белән маркировкаланган, кайбер савытларда маркировкалау бөтенләй булмаган.
Территориаль органның вазыйфаи заты тарафыннан берничә экспертиза билгеләнде, алар нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.