Авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

2021 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова, Лаеш муниципаль районының Пелево авылында халыкның кулланучылар аң-белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси күчмә кабул итү үткәрде.

Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы кыскача бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә, 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән сату кагыйдәләренә үзгәрешләр каралды.

Авыл халкына сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучы тарафыннан товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар аңлатылды.

Күчмә чара барышында Пелево авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International