Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаны карап тикшерү кысаларында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләре сату факты ачыкланды.
71,61 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыга карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу) административ эш кузгатылды.
Шәхси эшмәкәргә «этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законның 16 статьясы таләпләре аңлатылды - алкогольле продукцияне ваклап сату һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сату шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортының (гомуми файдаланудагы транспорт) барлык төрләрендә, аның хәрәкәт итү тукталышларында (шул исәптән метрополитен станцияләрендә), автозаправка станцияләрендә рөхсәт ителми.