Бурычларны бергәләп хәл итәбез

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 3 мартында Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясендә ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова, Федераль салым хезмәтенең 3 нче һәм 5 нче МРИ хезмәткәрләре, суд приставлары хезмәтенең район бүлекләре һәм «Савиново» 6 нчы полиция бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Утырыш барышында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау, проблемалы сәүдә объектларында эшчәнлекне туктату һәм бурычлылардан административ штрафлар түләтү мәсьәләләре каралды.

Аерым шәхси эшмәкәрләргә карата комиссия әгъзаларының сораулар күп. Әйтик, салым органнарының эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бирелгән хисапларның корректлыгы өлешендә, суд приставлары хезмәтендә әлеге субъектлар түләмәүчеләр исемлегендә һ.б. Шуңа күрә уртак рейдлар бер үк вакытта күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә һәм, бәлки, тәртип бозучыларны тәртипкә салырга ярдәм итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International