Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында комиссия эшчәнлегенә йомгак ясалды. Иң актуаль мәсьәләләр каралды. Мәсәлән, лицензияләнгән сәүдә объектлары булмаган ерак торак пунктларга чыгып сәүдә итүне оештыру мәсьәләсе.
Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләре булган район үзәгеннән еракта урнашкан торак пунктларны сәүдә объектлары белән тәэмин итү аның легаль булмаган әйләнешен оештыру куркынычын киметергә, халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2020 елда районда үлемгә китергән агулануның 2 очрагы теркәлгән. Шуңа күрә, комиссиягә мондый очракларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк.
Тулаем алганда, Биектау районының алкоголь базарындагы хәл тотрыклы булуга карамастан, контрольне көчәйтергә кирәк булган юнәлешләр бар, шул исәптән башка контрольлек итүче органнар белән хезмәттәшлектә дә.
Башкарма комитетка барлык чараларны да кулланып, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша да, район халкының игътибарын әлеге проблемага җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларның барлык реаль фактлары турында хәбәр итәргә, яисә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.