Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә оештыру комитеты тарафыннан 2021 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика бәйгесен үткәрү турында Карар кабул ителде.
Конкурсның төп бурычлары арасында түбәндәгеләр аерылып тора: җитештерүчеләрне югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле товарлар җитештерүгә стимуллаштыру, базарда үз продукциябезне алга этәрү һәм инновацион-актив җитештерү тирәлеген формалаштыру.
Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырыла. 1 дәрәҗә лауреатларга һәм дипломантларга үз продукциясен маркировкалау өчен конкурс логотибын куллану хокукы бирелә. Ел саен «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» каталоглары чыгарыла.
Иң яхшы предприятиеләргә «Татарстан сыйфат лидеры» призы тапшырыла.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсында җиңүчеләр «Россиянең иң яхшы 100 товары» Программасының федераль этабына тәкъдим ителә.
Шуңа бәйле рәвештә, республика оешмаларын 2021 елгы бәйгедә катнашырга чакырабыз.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 апреленә кадәр e-mail: best@tatcsm.ru адресы буенча кабул ителә:
Элемтә өчен телефон: (843) 233-18-13.
Конкурста катнашу өчен документлар белән сез ФБУ «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы бүлегендә таныша аласыз.