Россия - йөздән артык халык вәкилләре яши торган күпмилләтле дәүләт. Һәр халыкның үз теле, үз гореф-гадәтләре, үз мәдәнияте бар, ләкин шул ук вакытта барлык кешеләрнең дә уртаклыгы бар – алар барысы да тынычлыкта яшәргә, шатланырга, көләргә, бер-берсе белән дуслашырга һәм очрашырга тели. Безнең барыбызның да бер Ватан - Россия. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде.
Кичә Түбән Кама муниципаль районының 35 нче лицеенда 7-8 сыйныф укучылары арасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Халыклар дуслыгы» фестивале узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты.
Кече ватаныбыз территориясендә яшәүче милләтләрнең көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында барлык катнашучылар да бик күп кызыклы мәгълүмат ала алдылар. Күп кенә балалар, дуслар сайлаганда, бер-берсенең ничек яшәгәнен, аның тамырлары кайда булуын, нинди гореф-гадәтләре барлыгын аңларга тырышырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Фестиваль ахырында Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре барлык балаларга да, бернигә дә карамастан, дус булуларын теләделәр. Башка милләт кешеләренә толерант булырга кирәклеген ассызыкладылар. Милләтара ызгышны җиңеп, дуслашырга.