Барлыгы 40,35 л күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 03.03.20021. көнне Яшел Үзән районы территориясендә ике кибетне карау барышында яраклылык вакыты чыккан, товар озату документларыннан башка гына алкогольле продукция сату, исәпкә алу тәртибен (БДАМС) бозу очракларын ачыклады. Барлыгы 40,35 л күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынды. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

Административ тикшерүләр «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча кузгатылды. Гариза язучыга ачкалата бүләк тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International