Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Кадерле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ир-атлар коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Сезнең матур елмаюларыгыз соры көннәрне яктырта, бизи. Бездә иң матур, иң зирәк, иң оптимистик хатын-кызлар эшләве белән горурланабыз.
Бәхетле, сәламәт һәм һәрвакыт яшь булып калуыгызны телибез! Эштә дә, тормышта да кыенлыклар мөмкин кадәр азрак булсын иде!
Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.