Мөслим районында спиртлы сыеклык сату фактлары ачыкланды

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, оператив-эзләү чаралары кысаларында, Мөслим районы Иске Чакмак һәм Үрәзмәт авылларында спиртлы продукцияне махсус рөхсәтсез сату фактларын ачыклады.

Табыш урынын карау барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан барлык спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча тикшерүләр үткәрелә, аларның нәтиҗәләре буенча процессуаль карарлар кабул ителәчәк.

Полиция һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукцияне сату өлешендә закон таләпләрен бозу очракларына юл куймау буенча үткәрелә торган чаралар әлеге чараларның социаль мөһимлегенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International