Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2021 елның 9 мартында, Теләче районы Шәтке авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.
Очрашу вакытында авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, нигездә алар сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруга, сыйфатсыз товарны алыштыруга, товарның җитешсезлекләренә карата таләпләр куелу срокларына, товарның кимчелекләрен бетерүгә кагылышлы иде. Катнашучылар үз сорауларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар. Шулай ук техник яктан катлаулы товарлар төшенчәсе һәм претензияне ничек дөрес төзергә кирәклеге аңлатылды.
Кабул итүдә катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.