Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятендә лекция оештырылды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре 2021 елның 9 мартында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча лекция оештырды. Әлеге чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучылар белеменарттыру максатыннан үткәрелде.

Оешма әгъзаларына Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Бу бәйрәмнең ел саен 15 мартта дөньяның җитмеш ике илендә билгеләп үтелүе, быел ул «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» девизы астында узуын хәбәр иттеләр. Кулланучылар, хөкүмәт һәм җитештерүче предприятиеләрнең уртак тырышлыгы белән генә пластик белән пычрануның глобаль кризисын җиңеп чыгуда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Моннан тыш, башка мәсьәләләр дә каралды, мәсәлән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сәүдә предприятиеләре тарафыннан үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләрендә товарлар сатканда һәм шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар йөрткәндә хезмәт күрсәтү мәсьәләләре дә каралды.

Чара ахырында контрольлек итүче органнар белгечләре тыңлаучылар тарафыннан яңгыраган сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International