Гражданнар тарафыннан «Халык контроле» системасында теркәлгән хәбәрләр - бу, барыннан да элек, чаралар күрү мәҗбүрилеге турында сигнал. Түбәнкамалы сәүдә үзәгенең бер бүлегендә «фанфурик»лар сату турында нәкъ менә шул система аша мөрәҗәгатен калдырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында спиртлы продукция сату фактын ачыклады.
Шәхси эшмәкәргә карата тикшерү үткәрелә, хокук бозучы административ хокук бозу турында РФ КоАПның 14.16 ст.1 өлеше буенча беркетмә төзү өчен территориаль органга чакыртылды.
Әлеге гаризаны теркәгән гражданин матди бүләк алачак.