Безнекеләр өчен тавыш бирәбез

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

«Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» рәсми порталында Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кандидатлар кертү өчен кандидатларны билгеләү буенча интернет-тавыш бирү башланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина Электрон мактау тактасына кандидатлар исемлегенә кертелде.

Тәкъдим ителгән кандидатлар 3 елдан артык республиканың дәүләт органнарында эшлиләр, дисциплинар җәзалары юк, югары профессиональ казанышларга ирешәләр һәм җитәкчеләр тарафыннан электрон мактау тактасына кертү өчен тәкъдим ителәләр.

Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турындагы карар, интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре кандидатларның һөнәри казанышларын, нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен һәм нәтиҗәләрен исәпкә алып, кадрлар комиссиясе тарафыннан кабул ителәчәк.

Сезнең үз фикерегезне белдерүегезне һәм кимендә 3 кандидат өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз.

3 кандидатны сайламаганда тавыш исәпкә алынмый! Тавыш биргәндә һәр хезмәткәр буенча урнаштырылган профессиональ казанышларны исәпкә алуыгызны сорыйбыз.

Игътибар итегез, тавыш бирүгә рөхсәтсез керүне булдырмау максатларында үз электрон почтагызны күрсәтергә кирәк.

Күрсәтелгән почтага тавыш бирүне раслау өчен узарга кирәк булган сылтама килә.

Тавыш биргәндә объектив булуыгызга өметләнәбез!

Тавыш бирү 2021 елның 12 мартында 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр үткәрелә.

Кандидатлар рейтингы тавыш бирү тәмамланганнан соң бер көн эчендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International