Түбән Кама территориаль органында 855,68 литр күләмендә тартып алынган алкогольле продукция юкка чыгарылуга озатылды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 ел, №1027 «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне булдырмау чараларын гамәлгә ашыру турында» карары һәм продукцияне һәм (яки) предметларны юкка чыгару һәм кабул итү турындагы гаризалар, шулай ук дәүләт контракты нигезендә, «Роспиртпром» АҖ вәкиленә, суд карары буенча 855,68 литр күләмендә конфискацияләнгән продукцияне юк итү өчен Роспиртпром АҖ вәкиленә тапшырылды. Шуларның 92,5 литры - спиртлы продукция һәм 763,18 литры - алкогольле продукция. Продукцияне юк итү Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посадский районында башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International