Кулланучылар хокукларын белү буенча викторина үткәрелде

2021 елның 12 марты, җомга

«Азнакай шәһәре гимназиясе» МББУның 8-9 сыйныф укучылары белән Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Мурзина, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина белән берлектә «Кулланучылар хокукларын яклау законы турында» дигән темага викторина үткәрде.

Балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: «Кулланучылар һәм продукция җитештерүчеләр, сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр арасында килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга салучы РФ Законы ничек атала һәм ничәнче елда кабул ителде? Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кайчан билгеләп үтелә? Товар бәясендә нинди мәгълүмат булырга тиеш?»

Товарны кайсы очракларда чектан башка кибеткә кире кайтарып булмавын аерым карадылар.

Билгеле бер шартларда товарны чексыз гына кайтарып булмый. Иң киң таралган хәлләрне аерым карадылар:

- Клиент сыйфатка куелган таләпләргә туры килә торган продуктлар сатып алган. Мәсәлән, макарон, казылык, сөт һәм башка продуктларның яраклылык срогы чыкмаган очракта;

- Кулланучы акча түләгән, касса чегын алган һәм аны югалткан. Сатып алган вакытта шаһитлар булмаган, күзәтү камераларыннан видеоязма сакланмаган. Әйтик, сатып алу урам базарында башкарылган, кәгазьдә товар чегы бирелгән, ул югалган;

- Сатучыга төзек булмаган әйберне кире кайтаруга белдерелде, дефект сатып алучы яки өченче затлар гаебе белән килеп чыккан, мәсәлән, балалар телефонга сок агызу сәбәпле техника сафтан чыккан;

- Товар алмашырга һәм кире кайтарылырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган продукция исемлегенә керә. Әйтик, клиент зурлыгы буенча туры килмәгән ортопедик стелькалар сатып алган. Әмма аларны кире кайтару мөмкин түгел, чөнки алмашырга һәм кире кайтарылырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган продукция исемлегенә керә;

- Граждан югары технологияле техниканы кире кайтару өчен билгеләнгән 15 көнлек срокка сыешмаган. Ачыкланган җитешсезлекләр зур түгел һәм әйберне тиешенчә куллануга комачауламый. Мәсәлән, кибеттә ноутбук сатып алынган, 15 көннән сатып алучы корпуста ярык булуын ачыклаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International