«Халык контроле» аша килгән шикаять үзенең раславын тапты

2021 елның 12 марты, җомга

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Түбән Каманың Химиклар пр. 44 адресы буенча спиртлы сыеклык сату турында мөрәҗәгать килде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре үткәргән контроль чаралар барышында «фанфуриклар» сату факты расланды.

Әлеге объектка шикаятьләр беренче тапкыр гына килми, тик тикшерү өчен билгеле бер кыенлыклар да бар, чөнки бинага кергәндә видеокүзәтү камералары урнаштырылган һәм сатучы «тикшерелгән» клиентларга гына ишек ача. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре контроль чара үткәргәндә, бәхетле очрак буенча гына, бинага узарга һәм спиртлы сыекчаларны тартып алырга мөмкин булды. Сатучы үзенең аңлатуында матди хәле авыр булу сәбәпле, эшкә урнашуы авыр булу сәбәпле, аңа шул рәвешле акча эшләргә туры килүенә зарланды. Аңа карата берничә тапкыр беркетмәләр төзелүгә карамастан, ул сәүдәнеташламый һәм штрафлар, кызганычка каршы, аны куркытмый.

Законсыз эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче гражданкага карата административ эш кузгатылды һәм тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International