2021 елда «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» девизы астында уза торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгече Айгөл Сабитова Баулы шәһәренең 4 нче гимназиясе укучылары белән очрашу үткәрде.
Балаларга кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр. Һәрберебез гомер буе кулланучы булып тора. Товарлар, хезмәтләр сатып алганда еш кына алдашу, тупаслык, ягъни кулланучы хокукларын бозу очраклары белән очрашырга туры килә. Һәр кеше үз хокукларын яклый белергә тиеш, без үзебезне сатучы белән аралашканда ни дәрәҗәдә дөрес тотачакбыз – безнең сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү системасы шулкадәр цивилизацияле булачак.
Шулай ук балаларга сорау бирелде:
- Чүп-чар азрак булсын өчен нәрсә эшләргә була?
- Кирәкмәгән әйберләр, бигрәк тә вак пластик савытта, әйтик, уенчыктагы тәм-томнар сатып алмаска, азык-төлек һәм товарлар алганда полиэтилен пакетлар түгел, ә күп тапкыр кулланыла торган хуҗалык сумкалары кулланырга, чүпләмәскә кирәк, - дип җавап бирде балалар.