Югары технологияләр гасырында төрле очрашуларны онлайн аша үткәрү мөмкин. Әмма гадәттәге вакытта да технологияләр белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Юкка гына 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителмәде.
Түбән Камада «Заман» очрашу һәм аралашу үзәге 2020 елның декабрендә капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Бу - дуслар белән очрашырга, кирәкле мәгълүмат алырга, интерактив чараларда катнашырга һәм бөтен гаилә белән вакытны яхшы уздырырга мөмкинлек биргән халыкның иҗади һәм иҗтимагый үсеше урыны. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, «Заман» җитәкчелеге Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләрен чакырды. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Ләйсән Фокеева Instagram аша турыдан-туры эфир форматында кулланучылар белемен күтәрү буенча сорауларга җавап бирде. Турыдан-туры эфирлар һәрвакыт актуаль, платформа алгоритмнары ярдәмендә күбрәк халыкны җәлеп итү мөмкинлеге бар. Шулай ук турыдан-туры эфирны тыңлый алмаучылар аны саклыйлар һәм һәркем үзе өчен кызыклы мәгълүматны яңадан карый һәм белә ала.
Әңгәмә барышында Ләйсән Фокеева «пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» темасына аерым игътибар бирде. Табигать ресурсларын саклау һәм хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен социаль шартларны яхшырту өчен, Бөтендөнья кулланучылар оешмасы һәр кешене пластиктан рациональ файдалану принципларына таянырга чакыра.
Трансляция вакытында эфирның һәр «кунагы» үз сорауларын бирә һәм шунда ук кулланучылар базары өлкәсендә җентекле аңлатмалар ала алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы тарафыннан түләүсез консультация алу мөмкинлеге өчен контакт мәгълүматлары яңгыратылды.
Очрашу ахырында «Заман» очрашу һәм аралашу үзәгенә мәгълүмати буклетлар, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, «Сәүдә кагыйдәләре», «2020 елда продукциянең лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча йомгаклау материаллары» мәгълүмат бюллетене калдырылды.