2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Намус плюс» ҖЧҖ кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар-укулар оештырды. Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының һәм Хөкүмәтнең 31.12.2020 елгы №2463 карарының төп моментларына аңлатмалар бирелде. Шулай ук сатыла торган азык-төлек булмаган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы турында, дөрес итеп сайлап алуны тәэмин итә торган товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булуы турында аңлатылды. Барлык тыңлаучыларга «Вестник Потребителя Татарстана» газетасы һәм кулланучылар өчен мәгълүмат тупланган буклетлар тапшырылды.
Кибет җитәкчелеге Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеченә әлеге чараны оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерде.